Район мәктәпләренең 379 тугызынчы сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханнары (ОГЭ) артта калды. Соңгы имтиханнарын - җәмгыять белемен 9 июньдә тапшырдылар.
362 укучы имтиханнарны - ОГЭ формасында, 17се (физик мөмкинлекләре чикле һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар) дәүләт чыгарылыш имтиханы рәвешендә биргән. Алар дүрт предмет буенча ОГЭ тапшырды: мәҗбүри - рус теле һәм математикадан, сайлап алынган ике фәннән. Сайлап алынган предметлар арасында иң популяры - җәмгыять белеме, аны 169 укучы биргән. Икенче урында - информатика (136), өченчедә - биология (113). 22 кеше чит телне сайлаган. Әлеге фән буенча нәтиҗәләр инде игълан ителде. ОГЭ муниципаль координаторы Ольга Гайнет-динова мәгълүматына караганда, бер укучы аны канәгатьләнерлек билгегә, башкалары “яхшы” һәм “бик яхшь"га тапшырган.