Ике шимбә рәттән район авылларында шәхси хуҗалыклар сарайларында янгын чыккан.
26 майда кичен Покров-Урыстамак авылында яшәүче пенсионерларның сараенда ут чыккан. Түбәнең бер өлеше һәм печән янган. Янгын сәбәбе - электр үткәргечтә кыска ялганыш. Милек иминиятләштерел-гән булган.
2 июньдә иртән Потап-Томбарлы авылында шәхси хуҗалыкта сарай януы турында хәбәр кергән. Янгын мәйданы 72 квадрат метр тәшкил иткән. Сарай һәм аның эчендәге бар нәрсә янган. Шулай ук сайдинг белән тышланган йорт фасадына зыян килгән. Янгын сүндерүчеләрнең тиз эшләве нәтиҗәсендә ут сүндерелгән, күп балалы гаилә яшәгән йорт саклап калын-ган. Дәүләт янгын күзәтчелегеннән хәбәр итүләрен-чә, янгын сәбәбе ачыклана.