Җәйнең беренче көнендә “Ласточка” балалар сәламәтләндерү лагеренда “Һөнәрләр ательесы” дип аталган беренче смена эшли башлады. Анда 7-9 яшьлек 50 бала ял итә.
71асточка”да җәен һәрберсе 21 көнлек дүрт смена оештырылачак. “Тере табигать” дип аталуча икенче смена экология юнәлешендә булачак. Өченче “Лидер” сменасында балалар хәрәкәте активистлары ял итәчәк. Дүртенче “Девон” сменасында балалар спорт мәктәпләренә йөрүче балалар сәламәтлекләрен ныгытачак. Юлламаның тулы бәясе 17 мең сум тора, бюджет тармагында эшләүче әти-әниләр аның бер өлешен - 3852 сумын гына түли. Калган өлеше республика бюджетыннан түләнә.