Исергәп авылы мәчетендә зур ифтар оештырыла

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

6 июнь көнне Исергәп мәчете ачылуга 15 ел тулу уңаеннан юбилей тантанасы - зур ифтар мәҗлесе үтәчәк.

Көн тәртибендә: 

1.     Җитәкчеләр котлавы, Баулы районы мөхтәсибәте җитәкчесе котлавы, вәгазь. 

2.     Ифтар (ахшам намазы уку һәм мәҗлес). 

3.     Ястү намазы, тәравих намазы, витыр намазы.

4. Коръән сүрәләре уку, сәдакалар өләшеп дога кылу.

Башлана 19 сәгатьтә. Мәчеткә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International