Түләмәсәләр, өзәләр

2018 елның 29 мае, сишәмбе

“Уютный дом” идарәче компаниясе” ЧҖҖ, бу- рычлыларга йогынты ясау чарасы буларак, электр энергиясе бирүне туктата.

Әлеге чара фатир өчен өч айдан артыграк түләмәгән бурычлыларга карата кулланыла. Бүген­ге көндә 45 фатирга электр энергиясе бирү тукта­тылган. Бурыч түләнгәч, аны кабат тоташтыралар. 2013 елдан бирле кулланылучы бу чара нәтиҗәле булуын раслады.

Бу атнада күп фатирлы йортларда яшәүче граж­даннар җыеннары башланды, аларда һәр йортның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч күләме әйтеләчәк. Җыелышлар график буенча үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International