22 майда 22 сәгать тирәсендә Энгельс урамындагы күп фатирлы йортның бишенче катында урнашкан фатирда янгын чыккан.
Янгын мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән, милеккә зыян килгән. Ике бүлмәле фатирда урта яшьләрдәге ир-ат яшәгән, җәрәхәт алучылар юк. Янгын сәбәбе ачыклана. Торак-коммуналь хуҗалык компаниясенә дә зыян килгән: подъезд стенасы һәм түшәме сөрем белән капланган