Райондашыбыз Ринас Әхмәдиев Мәскәү ярым марафонында абсолют җиңүгә ирешкән.
Ринас Әхмәдиев, 21,1 чакрымлык дистанцияне 1 сәгать 3 минутта үтеп, иң яхшы нәтиҗә күрсәткән. Ул әлеге ярым марафон трассасының яңа рекордын куйган.
Мәскәү ярым марафонында 56 илдән 10 меңгә якын кеше катнашкан. Быел трасса Халыкара марафоннар һәм йөгерешләр ассоциациясе сертификатына ия булган. Бу көчле катнашучыларны җәлеп иткән, алар яңа рекордларга ирешкән