Халыкара гаилә бәйрәме көнендә Баулы шәһәре Октябрь майданында зур тантана узды. Мәйданда балалар, гаиләләр өчен «Баулы Баз-Арт» выставкасы, рәсем төшерү буенча мастер-класслар, арт-объект «Бергә рәсем ясыйбыз», әдәбият бакчасы, “урам фортепиансы” фестивале әшләде.
Шулай ук тантаналы рәвештә туу таныклыклары һәм ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Игезәк уллары Данияр һәм Данияз туган Ленар һәм Динара Халәфетдиновларны, икенче уллары Ранэль туган Айнур һәм Алия Гафуровларны Баулы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина котлады, чәчәк бәйләмнәре һәм ана капиталын тапшырды.