Баулы муниципаль район башлыгы Гатиятуллин Рәмильнең Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы

2018 елның 1 мае, сишәмбе

Сезне чын күңелемнән Яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм! 1 май көне – күп буыннар өчен язгы яңарыш, бердәмлек, хезмәт символы. Тырыш хезмәт – кешенең, аның кече ватанының уңышка ирешү нигезе. Һичшиксез, Баулы төбәгенең горурланырлык уңышлары аның халкының эшчәнлеге нәтиҗәсе. 

Уртак йортыбыз булган Баулы районы иминлеге, аның үсеше өчен армый-талмый хезмәт куючыларга чын күңелемнән рәхмәт белдерәм! Ныклы сәламәтлек, тыныч һәм имин көннәр телим!

Яхшы кәеф, уңышлар, киләчәккә ышаныч юлдаш булсын сезгә, һәр йортка бәрәкәт иңсен!

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International