Бер бәйгедә өч җиңү

2018 елның 27 апреле, җомга

Укучылар йортының “Большая перемена” театр студиясе яшь артистлары “Бөгелмә - Мәскәүтранзит”-“Роза ветров” балалар һәм яшүсмерләр бөтен-россия бәйгесендә лауреат булганнар.

Чара Бөгелмәдә унынчы тапкыр узган. Алсу Сәетова җитәкчелегендәге театр студиясенең кече һәм өлкән төркемнәре бәйге кысаларында “Прощай, овраг!” һәм “Незнайка и его друзья" спектакльләрен күрсәткән. Студиядә шөгыльләнүче Аделина Садыкова “Нәфис сүз” номинациясендә чыгыш ясаган.

“Большая перемена”ның кече төркеме - беренче дәрәҗә лауреат, өлкән төркем беренче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булган. Үз номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә ирешкән Аделина Садыкова фестивальнең гала-концертына чакыру алган.

 

Хезмэткэ дан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International