Нефтьчеләр алмаш әзерли

2018 елның 27 апреле, җомга

“Баулынефть” идарәсенең 17 яшь нефтьчесе, яшь белгеч мәктәбендә укып, үз проектларын яклаган.

Укыту махсус программа нигезендә барган, аңа идарәнең әйдәүче һәм баш белгечләре җәлеп ителгән. Проект эшләренең тематикасы төрле, алар предприятие эшчәнлегенең төрле юнәлешләрен яктырта. Мәктәпне тәмамлаучыларга сертификат тапшырылган, иң күп баллар туплаган өч нефтьче дипломнарга лаек булган. Беренче урынга нефть әзерләү һәм кудыру цехы мастеры Роман Нарзуллаев ирешкән. Икенче урында - скважиналарның җир асты ремонты операторы Равил Гаязов, өченчедә - 2нче нефть һәм газ чыгару цехы операторы Резеда Җиһангәрәева.

 

Хезмэткэ дан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International