Баулы туган як музее хезмәткәрләре Татарстан Милли музеенда узган “Музейлар эшчәнлегендә көнүзәк мәсьәләләр” фәнни-гамәли семинарында катнашкан.
Семинар кысаларында “2017 елның иң яхшы корпункты” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалган. Баулы туган як музееның корпункт администраторы Татьяна Гордиенкога “Рус телендә яңалыклар тасмасында һәм "Үлемсез полк” контентында иң актив корреспондентлык пункты” номинациясендә җиңгән өчен җиңүче дипломы бирелгән. Безнең музейга тантаналы төстә корреспондентлык пункты элмә тактасы тапшырылган.