Балалар сәнгать мәктәбенең “Даринки” вокаль ансамбле “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә беренче урынга лаек булган.
Укытучы Рифкать Вәлиев җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь җырчылар жюри хөкеменә “Шушы яктан, шушы туфрактан без" һәм “Главное ребята - сердцем не стареть” җырларын тәкъдим иткән. “Даринки" “Вокал” категориясендә беренче урын алган.