Баулы шәһәре 2нче канализация-насос станциясеннән чистарту корылмаларына кадәр яңа басым канализация коллекторы төзү ахырына якынлаша.
Атналык киңәшмәдә “Водоканал" предприятиесе директоры Айнур Гыймаев хәбәр иткәнчә, гомуми озынлыгы 2731 метрлы үткәргеч торба инде салынган. Бу атнада коеларны урнаштырачаклар. Объект якындагы ун көндә куллануга тапшыруга әзер булыр, дип фаразлана.