“Стройсервис” предприятиесе “Бергәләп булдырабыз” хәйрия проекты кысаларында “Шатлык” балалар тернәкләндерү үзәге түбәсен ремонтлауны төгәлләде.
Бүгенге көндә “Энергосервис” предприятиесе ремонт-төзелеш эшләрен төгәлләп килә, “Баулы-нефть” идарәсе эшкә кереште. “Татойлгаз” предприятиесе акча күчергән, ә “Татнефть-Кабель” үзәккә фото һәм видеога төшерү өчен профессиональ җиһаз сатып алган. Шушы көннәрдә акциягә газ хезмәте, “ЛПДС, “Наш двор" торак милекчеләре ширкәте кушылырга планлаштыра. План буенча, барлык эшләр 26 майга кадәр төгәлләнергә тиеш.