Ялган аракы турында хәбәр итеп, акча эшләргә була

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

«Халык контроле» системасына закон бозулар турында хәбәр итүчеләргә акча түлиләр. Закон бозуның төренә карап, бердән алып өч мең сумга кадәр акча түләргә мөм- киннәр.

Система алкогольле һәм составында спирт булган про­дукция сату өлкәсендәге төрле закон бозулар турындагы мәгълүматны карый. Кичке сәгать уннан иртәнге унга кадәр алкогольле эчемлекләр сату фактлары турында хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук яраклылык срогы чыккан, акциз яки федераль махсус маркалары булмаган продук­ция һәм “ике төрле файдаланып була торган” составына спирт кергән төрле сыекчалар сату фактлары турында да “Халык контроленә” хәбәр итәргә була.

 

Хезмэткэ дан

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International