Татарстанлыларга май бәйрәмнәрендә шашлык кыздыруны тыйдылар

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Татарстанлыларга 30 апрельдән 15 майга кадәр ачык утта ризык әзерләү һәм корыган үлән яндыруны тыйдылар. Министрлар Кабинетының шул хактагы карары Татарстан хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Бу чорда республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Татарстанлыларга урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган торак пункт территорияләрендә, урман-парк зоналарында (һ.б.) чүп-чар һәм корыган үләнне яндыру, шулай ук ачык утта (учакта, мангалда) ризык әзерләү, пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела. 

 

tatar-inform.tatar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International