Республика муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясе Җирле И үзидарә көне уңаеннан бәйге оештырды. Чәршәмбе Татарстан Дәүләт Советында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина “Социаль үсеш” номинациясендә рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Хәким Мөгый- новка “Иң яхшы җирле үзидарә органы җитәкчесе - Муниципаль берәмлек профсоюзы социаль партнеры” номинациясендә диплом тапшырылды. Район советының кадрлар белән тәэмин итү бүлеге начальнигы Алия Хәйруллина “Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыруны һәм кадрлар белән тәэмин итү” номинациясендә рәхмәт хатына лаек булды. Александровка авыл җирлеге сәркатибе Татьяна Князева “Электрон хуҗалык китабы” мәгълүмат-аналитик системасын нәтиҗәле куллану” номинациясендә рәхмәт хаты белән бүләкләнде.