Космонавтика көне халыкның популяр һәм яраткан бәйрәме, чөнки йолдызларга юлны безнең илебез ачты. Без моның белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Бәйрәм көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 9 яшьүсмергә тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Яшь гражданнарны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова, эчке эшләр министрлыгының Баулы районындагы миграция бүлеге хезмәткәре Илүсә Исмагилова котладылар.
Яшьүсмерләрнең чарага әти-әниләре, әби-бабалары белән килүләре шатландыра. Чөнки бу - гаиләдә мәхәббәт, хөрмәт, аңлашу барлыгын аңлата. Без үткәргән чаралар гаилә агъзалары арасында мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырлар дип ышанасы килә.