Баулы район ГХАТ бүлегендә 1 кварталда 69 туу турында акт теркәлде

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Баулы район ГХАТ бүлегендә 1 кварталда 69 туу турында акт теркәлде. Үткән ел белән чагыштырганда 19 % ка күберәк. Туган балаларның 36 – малайлар, 33 – кызлар. 31 бала гаиләдә беренче булып, 21 – икенче, 12- өченче, 5- дүртенче булып туды. Бер бәхетле гаиләдә Данияр һәм Данияз исемле игез балалар туды.

Өч айда ГХАТ бүлегендә 23 язылышу турындагы акт, 16 – аерылышу турындагы акт, 5 – баланың атасын билгеләү турындагы, 5- исем алмаштыру, 133 - үлү турындагы актлар төзелде, 227 кабат таныклыклар, 334 справка бирелде, 61 актка төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү турындагы гаризалар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International