Баулы район ГХАТ бүлегендә март аенда 21 туу турында акт теркәлде

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Баулы район ГХАТ бүлегендә март аенда 21 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 16- малайлар, 5- кызлар. 10 бала гаиләдә беренче булып, 8 – икенче, 2- өченче булып , 1 – бишенче булып туды.

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемләр кушалар. Мәсәлән, март аенда Захар, Матвей, Тимофей, Салават, Александр, Айдан, Азиз, Демид, Тимур, Кәмил, Артём, Максим, Данияр, Данияз, Дамир, Эдгард, Ралина, Милана, Аделина, Эмма, Надежда дигән исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага – 19 яшь, иң яшь әтигә ­­20 яшь, иң өлкән анага 41 һәм иң өлкән әтигә 42 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 9 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.  Иң яшь каләшкә 23, ә иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә – 60, кәләшкә – 63 яшь.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International