Баулы тамашачысы менә дигән «автомобильле» булды

2018 елның 24 феврале, шимбә
Кичә Кандыз татар халык театры Баулы тамашачысына Фәнис Яруллин пьесасы буенча куелган “Әнә килә автомобиль” спектаклен күрсәтте.

Күп еллар дәвамында уңышлы эшләп килүче коллектив бу юлы да үзенең чын мәгънәсендә халык театры булуын исбатлады. Сәхнәдә – төрле һөнәр ияләре, алар рольләрен бирелеп, сәхнәне яратып уйнаулары әллә каян күренеп тора. Әсәрнең бер ай эчендә генә куелуын, кайбер актерларның тагын да кыскарак вакыт эчендә әзерләнүен исәпкә алганда, коллективка бары “Афәрин!” диясе генә килә. Аеруча – төр рольне башкарган, спектакльнең режиссеры да булган Алия Вәлиуллинага.

Кандызлылар Фәнис Яруллин әлеге әсәргә салган төп фикерләрне җиренә җиткереп ачып бирә алдылар, миңа калса: хөсетлек, бер-береңә кое казу, күңел тарлыгы беркайчан да яхшыга илтми, җәзасыз калмый. Тамашачыларның ахырдан актерларга кайнар алкышлар бүләк итүнә караганда, күпләр моның белән килешә.

 

http://bavly-tat.ru/tt

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International