Баулы районы Кызылъяр авылы халкы Фәнис Яруллинга дан җырлады

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Кызылъяр авылы мәдәният йортында Фәнис Яруллин тууга 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булып үтте. Күңелгә якын моң, истәлекләр, сагыну, ярату һәм хөрмәт итү, юксыну белән сугарылган искә алу кичәсендә тамаша залы тулы иде.

Ике сәгатьтән артык барган чара бер сулышта үтте. Фәнис Яруллин турында туганнары, якын кешеләре, дуслары, аның иҗатының һәр җөмләсе белән таныш укучылары якты истәлекләрен барладылар. Кичә барышында матур хатирәләр якташыбыз сүзләренә язылган моңлы җырлар, кызыклы да, үткер телле, мәгънәле шигырьләре белән үрелеп барды.

Матур кичә турында тулырак “Хезмәткә дан” газетасында укырга мөмкин.

 

http://bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International