Баулы гимназиясе юбилеенда Мәхәсим Әхмәтовка истәлек тактасы ачылды

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Күп еллар шәһәрдә милли тәрбия учагы булган гимназиядә бүген уку йортының 25 еллыгына багышланган тантаналы чара булып узды.

1992 ел. Милли үзаң күтәрелгән чор. Республиканың төрле шәһәрләрендә бер-бер артлы татар мәктәпләре, гимназияләре ачыла. Баулы халык депутатлары Советы президиумы бистәдәге иң өлкән 1нче урта мәктәп базасында татар гимназиясе ачу турында карар кабул итә. Аның җитәкчеләре итеп Мәхәсим Мөхтәсим улы Әхмәтов һәм Разалия Хәмзә кызы Салахова билгеләнә. Һәм шул елны гимназиянең ике башлангыч сыйныфына 33 укучы кабул ителә, аларны Гөлнур Сирин кызы Самигуллина һәм Лена Әмир кызы Башарова укыта башлый.

Киләсе елда гимназиядә тагын берничә сыйныф туплана. Ә 1994 елда уку йортының үз бинасы барлыкка килә. “Ласточка” балалар бакчасы бинасы гимназия карамагына бирелә. Бер йодрык булып тупланган, бер тарафка карап эшләгән, милли рухлы буын тәрбияләү максатын куйган коллектив, яңа бинага куана-куана, аны укыту өчен яраклаштыруга керешә. Иң кирәкле әйберләр- мебель, парталар, сыйныф такталары һәм башка уку әсбаплары туплау эше башлана.

Район хакимияте һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләре ярдәме бәяләп бетергесез була. 31 августка кадәр гимназия территориясендә кызу эш алып барыла, анда укытучылар да, ата-аналар да, гимназия укучылары үзләре дә катнаша.

Ул вакыйгаларны мин, гимназиянең беренче чыгарылыш укучысы, яхшы хәтерлим. Үз бинабызга сөенеп туя алмаган вакыт иде ул.

Бүген, бәйрәм вакытында, бик күп матур истәлекләр яңарды күңелдә. Мәктәп елларыбыз белән бәйле сагынып, сокланып искә алырлык вакыйгалар, ә иң мөһиме – кешеләр күп булды шул. Аларның бер өлеше – бар күңелләрен биреп, бик күп көчләрен куеп хезмәт иткән укытучыларыбыз бүгенге бәйрәмдә мактаулы кунаклар буларак катнашты. Кызганычка каршы, кайберләре инде якты дөньяны калдырып киттеләр.

Шуларның берсе – гимназиянең беренче җитәкчесе, берничә ел элек вакытсыз вафат булган Мәхәсим Әхмәтовның истәлеге бүген мәрмәр плитәдә мәңгеләштерелде. Плитәне ачу тантанасында аның хезмәттәшләре, укучылары, шулай ук кызы Самира һәм тормыш иптәше Римма ханым катнашты.

 

Хезмэткэ дан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International