Баулы районы Исергәп авылына бишлене плюс тамгасы белән куярга була

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Шундый сүзләр белән башлады Исергәп авыл җирлегендәге җыелышны район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин.

Җыен алдыннан ул “Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгында, “Зарипова” ипи һәм кондитер эшләнмәләре пешерү цехында, “Ибраһимов” крестьян-фермерлык хуҗалыгында, “Бакыр тау” кафесында, “Карлыгачкай” балалар бакчасында, мәчеттә булды, җитәкчеләр һәм эшчеләр белән аралашты.

– Бүгенге көндә сыерларны ике савымчы сава, 1600-1700 килограмм сөт савып алабыз, – дип сөйләде “Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгының йөз сыерлык фермасында мал табибы булып эшләүче Гадилә Моратова. – Маллар сау-сәламәт, кышлатыр азык җитәрлек күләмдә. Вакытында кирәкле ветеринар процедуралар үткәрәбез.

– Безнең эшне башлаганга әле өч кенә ел, – дип каршы алды кунакларны “Ибраһимов” шәхси ярдәмче хуҗалыгы җитәкчесе Рәфис Ибраһимов. – Тәвәккәлләп, “Начинающий фермер” программасы ярдәмендә эшебезне 25 савым сыеры белән башлап җибәрдек. Бүгенге көнгә мал саны икеләтә артты. Бер сыердан көненә 16-17 литр сөт савып алабыз. Үзебезнең 136 гектар җиребез бар. Печән, фураж үзебезнеке хәзер. Җирләрне ике трактор ярдәмендә эшкәртәбез.

– Без җитештергән продукцияне үзәк базарда да көтеп алалар хәзер, – ди “Зарипова” кондитер цехы җитәкчесе Гүзәлия Зарипова. – Алга таба эшебезне киңәйтү, чүпрәдә пешкән авыл икмәген җитештерү теләгем бар.

Авыл мәчетендә Ринат Хәмидуллин мәчеткә җомга намазына килгән авыл картлары белән очрашты.

– Исергәп авылында мәчет белән беррәттән авыл музее да төзеп булмас микән, – дигән сорауны бертавыштан бирде алар. Үзләренең кулларыннан килгәннең барысын да эшләячәкләрен, авылдашларының ярдәм итәчәкләрен дә ассызыклап үттеләр.

– Безнең авыл Оренбург өлкәсе белән чиктәш, мәчеткә кергән кешеләр дә еш кына авыл тарихы белән кызыксыналар, – ди авыл имамы Наил Дәүләтов. – Изге ниятләребез тормышка ашса, үсеп килүче буынга яхшы мирас калдырыр идек.

–​  Әлеге катлаулы сорауны бергәләп хәл итәрбез, – дип ышандырды Ринат Хәмидуллин.

Исергәп авыл җирлегендә үткән отчёт җыелышы, авыл активистларын бүләкләү, чыгышлар хакында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International