Баулы район ГХАТ бүлегендә гыйнвар аенда 23туу турында акт теркәлде

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Баулы район ГХАТ бүлегендә гыйнвараенда 23 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 10- малайлар, 13- кызлар. 7 бала гаиләдә беренче булып, 7– икенче, 6- өченче  булып , 3 – дүртенче булып туды.

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур  мәгънәле исемләр кушалар. Мәсәлән, гыйнвар аенда Данияр, Исламнур, Илья, Радик, Рамзан, Абдурахмон, Хасан, Тимур, Мансур, Мухаммад-Сальман, Арина, Анисия, Виктория, Валерия, Дана, Сафийя, Саида, Светлана, Риана, Майя, Кира, Полина, Ясмина дигән  исемнәр бирделәр.

Гыйнвараенда ГХАТ бүлегендә 7 язылышу турындагы акт, 2 – аерылышу турындагы акт, 58- үлү турындагы актлар төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International