Баулы гимназиясендә якташыбыз Фәнис Яруллинның 80 еллыгына багышланган шигырь уку бәйгесе узды.
Конкурста Баулы районы һәм шәһәре балалар бакчаларыннан, мәктәпләреннән барлыгы 20гә якын бала катнашты. Чыгыш ясаучылар шигырьләр, поэмалар укып ирештерделәр.
Жюри әгъзалары чыгыш ясаучыларның сәнгатле итеп сөйләвен, артистлык осталыгын, дикциясен бәяләде.
Конкурс азагында җиңүчеләр билгеләнде. Бүләкле урыннарны яулаучыларның исемнәре белән “Хезмәткә дан” газетасыннан танышырга мөмкин.
bavly-tat.ru