Бавлинские волонтеры поздравили воспитанников приюта "Семья" с Новым годом

2017 елның 30 декабре, шимбә

Без бүген 2018 ел бусагасы каршында. 2017 ел тарихта калып бара. Яңа ел – көтеп алынган, иң сөенечле, кешеләрне, гаиләләрне берләштерә торган бәйрәм. Яңа ел бәйрәмнәре элек-электән игелеклелек, гаилә җылысы, һәм, билгеле, иң изге теләкләрнең чынга ашачагына ышаныч белән сугарылган. 2018 ел җиткәндә, без узган елга нәтиҗә ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз. Узып баручы ел мөһим вакыйгаларга, уңышларга, хезмәт казанышларына бай булды. Баулы өчен ул шәһәрнең 20 еллыгы белән истәлекле. Октябрь мәйданын реконструкцияләү шәһәргә күркәм бүләк булды. Инфраструктураны үстерү, шәһәрне төзекләндерү, җәмәгать урыннарын киңәйтү юнәлешендә дә күп эш башкарылды.

Без төзелеш өлкәсендәге темпларны саклап калуга, яхшы уңыш алуга, барлык социаль бурычларны үтәүгә ирештек. Һәм монда, һичшиксез, һәрберегезнең өлеше бар. 2018 ел зур сәяси вакыйгалар елы булачак. Без Россия Федерациясе президентын сайлаячакбыз. Шунысын истә тоту мөһим: сайлаучылар буларак, безгә зур җаваплылык йөкләнә, чөнки илебезнең киләчәге һәрберебезнең карарына бәйле булачак. Без бөек илдә, искиткеч республикада гомер итәбез. Татарстанга хас булган милләтара татулыкның өлгесе булып торабыз, безнең көчебез һәм булачак уңышларыбызның нигезе дә шунда.

Кадерле якташлар, хөрмәтле кунаклар! Баулы муниципаль районы Советы, Баулы шәһәр Советы, район һәм шәһәр башкарма комитетлары исеменнән барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм! Яңа ел һәр гаиләгә иминлек, тынычлык, муллык алып килсен, өмет-хыялларыбызны акласын! Чын күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тугры дуслар, ышанычлы хезмәттәшләр телим! Яңа ел тормышыгызга яңа уңышлар китерсен. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!

Яңа ел котлы булсын!

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,
Баулы муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International