Ноябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 30 сабый теркәлде: 19-малай һәм 11 кыз. Шуларның 6 гаиләдә беренче бала, 12 – икенче, 6 - өченче, 4-дүртенче, 1- бишенче, 1- алтынчы бала булып туган.
Әти-әниләр балаларына Азиза, Динара, Дарьяна, Елизавета, Ильдана, Любовь, Мәликә, Мәрьям, София, Элина, Элиза, Артур, Әмир, Алан, Алексан, Әбүбәкир, Дмитрий, Егор, Кирилл, Искәндәр, Мансур, Максим, Михаил, Райан, Раяз, Сайод, Салават, Эмин дигән матур исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага – 19 яшь, иң яшь әтигә 25 яшь, иң өлкән анага 43 һәм иң өлкән әтигә 40 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 12 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 18, ә иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә 61 һәм иң олы кәләшкә – 55 яшь.
Бар гаиләләрне дә шушы матур вагыйгалар белән ихлас күңелдән котлыйбыз, бэхетле тормыш телибез!