Баулының өлкән журналисты, 90 яшьлек матбугат ветераны Зөфәр Габдулла улы Абдуллинның “Кара диңгез солдатлары” исемле яңа китабы дөнья күрде. Китапка «Кара диңгез солдатлары» дигән повесть (новеллаларда) кергән, шулай ук «Севастополь дәфтәреннән» дигән шигъри җыентык.

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Повесть «Кара диңгез солдатлары» 1975-1980  н-че елларда язылган булган. Вакыйгалары 1944  н-че елның октябреннән башланып 1945 нче елның августына хәтле тасвирлана. Бу әдәби әсәрне автор Севастополь шәһәрендә Кара диңгез флотының инженерлык частьларында аерым тимер юл ротасында җидееллык хәрби хезмәте үткән вакытындагы тәэсирләргә, истәлекләргә таянып язган.

Китапның «Севастополь дәфтәреннән» дигән шигъри бүлегендә авторның яшь чагында, хәрби хезмәте вакытында язылган шигырьләре белән бергә Севастопольгә, дәһшәтле сугыш елларына багышланган өлкәнрәк вакытта язылганнары да кергән.

Автор турында

Абдуллин Зөфәр Габдулла улы 

1927 елның 1 сентябрендә хәзерге Сарман районының Чураш авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли. 

1944-1951 елларда Кара диңгез флотының инженерлык частьларында аерым тимер юл ротасында хезмәт итә. 

Соңыннан хезмәт юлын журналистика белән бәйли. 1957 елда СССР Журналистлар берлегенә кабул ителә. «Яшь сталинчы» (хәзер «Татарстан яшьләре») газетасының үз хәбәрчесе була, Ворошилов (район беткәнче), Лениногорск районнары газеталары редакцияләрендә эшли, «Социалис­тик Татарстан» (хәзер «Ватаным Татарстан») газетасының үз хәбәрчесе булып тора.

1971-1997 елларда Баулы районының «Хезмәткә дан» газетасында редактор урынбасары вазифасын башкара. Баулыда яши.

bavly-cbs.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International