Хәзер Баулы мөхтәсибәтендә эш автомобиле бар.
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитовка яңа “ЛАДА Гранта Liftbek” автомобиле ачкычын тапшырганнар. Имам-мөхтәсиб сүзләренә караганда, хәзер теләсә кайсы вакытта авыл мәчетләренә барып, халык арасында аңлату эшләре алып барырга мөмкинлек туган. Шундый автомобильләр республиканың тагын 19 мөхтәсибәтенә тапшырылган.
http://bavly-tat.ru, Индира Сайфуллина