2017 елның 27 октябрь көнендә Баулы районы ГХАТ бүлегендә 150-нчы никах теркәлде – Айнур һәм Эндже Сафиуллинарның яшь гаиләсе туды.
Беренче тапкыр Айнур чибәр кызны дусларында, Оренбург өлкәсенең Абдрахманово авылында, күрә. Шушы көнне аларның гүзәл мәхәббәт тарихы башланып китә. Танышуга өч ел узгач яшьләр өйләнешергә карар кыла.
Без чын күңелдән Айнур һәм Эндже Сафиуллинарны гаилә корган көннәре белән котлыйбыз!
Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның 10 аенда 151 яңа гаилә теркәлде, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 20 парга күбрәк.
Һәр яңа гаилә бәхетле булсын!