Бәхетен Баулыда, Кызылъярда тапкан

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Кызылъяр авылында яшәүче Роза Мөхәмәтҗанова күпсанлы дусларын, туганнарын, фикердәшләрен үз өенә кунакка җыеп, 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Роза Мөхәмәтҗанова кырык елга якын Кызылъяр мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Заманында ул җитәкчелек иткән сыйныфта булачак халык шагыйре Фәнис Яруллин да укыган. Хәзер инде Роза апаны, шаярып, Фәнис Яруллинның Кызылъярдагы музееның тере экспонаты дип тә йөртәләр икән. Музейда үтүче очрашуларда ул бик теләп үзенең күренекле укучысы турында хатирәләре белән уртаклаша.

Юбилярга Россия президенты Владимир Путинның котлау открыткасын бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина тапшырды. Күпсанлы тәбрикләүчеләр арасында “Хезмәткә дан” район газетасының баш мөхәррире Азат Зиннуров та булды. Бу очраклы түгел. Роза Мөхәммәтҗанова район газетасының 60 еллык укучысы гына түгел, дусты да. Заманында, район газеталары нигездә эшче-хәбәрчеләргә таянып эшләгәндә, Роза Мөхәммәтовна иң актив штаттан тыш хәбәрчеләрнең берсе иде.

Роза апа бүген дә авылның һәм районның җәмәгать тормышы үзәгендә кайнап яши. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

Үзенең озак яшәү серен Роза Мөхәммәтҗанова гомер буена үз алдына максат куеп, аны тормышка ашырырга тырышып яшәвендә күрә.

Юбиляр турында тулырак мәкаләне “Хезмәткә дан” газетасында укыгыз. 

 

“Хезмәткә дан”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International