Баулы ГХАТ бүлегендә 200 нче бала теркәлде. Ул Александр Евгеньевич һәм Галина Валерьевна гаиләсендә туган кыз бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Арина дигән исем бирделәр. Арина гаиләдә икече бала, аның Кира исемле апасы бар.
Яңа айның дүрт көнендә ГХАТ бүлегендә тагын дүрт бала теркәлде.
Ихлас күңелдән бәхетле гаиләләрне котлыйбыз, балаларының сәламәт, акыллы булып үсүләрен телибез!