Сенябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 25 сабый теркәлде: 13-малай һәм 12 кыз. Шуларның 11 гаиләдә беренче бала, 9 – икенче, 3 - өченче, 2-дүртенче бала булып туган.
Әти-әниләр балаларына Ралина, Эвелина, Дарина, Ильвина, Настасья, Мария, Кристрина, Айлин, Амелия, Латифа, Луиза, Парвона, Кирилл, Николай, Данис, Дэвид, Ильдан, Исмаил, Раиф, Артур, Данияр, Рунар, Ирнест, Самир, Рамзан дигән матур исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага – 17 яшь, иң яшь әтигә 23 яшь, иң өлкән анага 45 һәм иң өлкән әтигә 43 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 16 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 20, ә иң яшь кияүгә 19 яшь, иң олы кияүгә һәм кәләшкә – 49 яшь.
Бар гаиләләрне дә шушы матур вагыйгалар белән ихлас күңелдән котлыйбыз, бэхетле тормыш телибез!