"Экстремизмга юл юк"

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

16-нчы сентябрь көнне, "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында, Томбарлы авыл китапханәсендә "Экстремизмга юл юк" дип исемләнгән чара үткәрелде.

Китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира 8-9 нчы сыйныф укучыларына экстремизм, терроризм сүзләренең мәгънәләрен аңлатты, төрле фаҗигаларга тап булмасыннар өчен сак һәм уяу булырга чакырды. Укучыларны бер-берсе белән тату-дус булырга өндәде. Әңгәмә барышында укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар,төрле мисаллар китерделәр.

Чара ахырына укучылар: "Экстремизмга каршы көрәштә төп бурыч -дөрес юнәлештә бердәм, оешкан төстә эш алып бару"- дигән уртак фикергә килделәр.

 

Бавлинская ЦБС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International