Экстремизмга каршы тору айлыгы

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Районда “Экстремизмга – юк!” айлыгы башланды. 

Ул республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, экстремизмны һәм терроризмны булдырмау, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан оештырыла. Мондый юнәлештәге кампания Татарстанда дүртенче ел рәттән оештырыла. Айлык кысаларында беренче чараны – “Үзеңнең һәм якыннарыңның гомерен саклап калу” акциясен “Яшьләр дөньясы” яшьләр үзәге хезмәткәрләре уздырган. Алар шәһәр урамнарында әңгәмәләр үткәргәннәр, флайерлар таратканнар. Айлык 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International