Ютазы районында пилот программасы - хезмәт яшендәге кешеләрнең сәламәтлеген саклау буенча узган республика семинары үз эшен тәмамлады. Анда баулылар да катнашты.
Республика сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Азнакай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй һәм башка күп санлы район җитәкчеләре һәм баш табиблары катнашындагы чара Урыссу үзәк район хастаханәсендә башланды. Биредә кунаклар медицина тикшерүе уза торган кабинетта эш куелышы белән танышты. Урыссу химия заводында һәм “Электросоединитель” җәмгыятендә Ютазы районының баш табибы Светлана Шакирова хезмәт яшендәге кешенең сәламәтлеген югалтуны, асылда, йөрәк-кан тамыры системасы авыруларын кисәтү максатында район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән кертелгән алгоритм белән якыннан таныштырып кына калмады, эш тәртибен практикада да күрсәтеп бирде.
Семинарның пленар өлешеннән соң җирле журналистларга биргән әңгәмәсендә Республика сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, бүгенге чарадан канәгать калуын, аның зур файда белән узуын билгеләп үтте.
- Иң мөһиме, Ютазы районында эшли башлаган пилот программасының анык максаты бар һәм яхшы күрсәткечләре дә булыр дип ышанасы килә, - дип ассызыклады дәрәҗәле кунак.
Чыганак һәм фотолар: Ютазы таңы