Баулы районында фольклор фестивале уза

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

14 гыйнварда Баулы районының 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Халык җәүһәрләре» фольклор коллективлары район фестивале старт алды. Фестиваль Потап-Томбарлы, Югары Фоминовка, Шалты һәм Покров-Урыстамак авылларының мәдәният йортларында уза.

Беренче концерт узган ел төзекләндерелгән Потап-Томбарлы мәдәният йортында узды, анда районның җиде авылыннан ун иҗат коллективы чыгыш ясады: Потап-Томбарлы, Кырымсарай, Васькино Туйралы, Татар Томбарлы, Александровка, Кызылъяр, Поповка авыл мәдәният йортларының фольклор коллективлары. Коллективлар Халык бәйрәмнәре һәм йолалары фрагментларын күрсәттеләр.

15 гыйнвар көнне фестиваль Фоминовка авыл мәдәният йортында узды. Фестивальдә яшь үзешчән артистлар да, өлкән яшьтәге кешеләр дә, хөрмәтле ветераннар да катнашты.

Бүген фестиваль Шалты авылында, ә иртәгә Покров-Урыстамак авылында узачак.

Фото: Instagram (kultura_bavly).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International