Баулыда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан митинг узды

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышының 79 еллыгына багышланган митинг яу кырында һәлак булган баулыларга куелган һәйкәл янында узды. Сугыш вакытында районнан 10 меңнән артык баулылы фронтка китә, сугыш яланында 8 меңнән артык кеше һәлак була. Чараны "Үлемсез полк" йөреше белән ачтылар. Анда укучылар, укытучылар, ата-аналар һәм педагогик хезмәт ветераннары катнашты.

Баулы халкына районы башлыгы Ильяс Гозәеров мөрәҗәгать итте.

"Безнең ата-бабаларыбыз түзә алмаслык газаплар һәм югалтулар кичереп, үз гомерләрен кызганмыйча сугышканнар", – ди район башлыгы. - Кызганычка каршы, сугыштан барысы да туганнары һәм якыннары янына әйләнеп кайта алмаган. Без сугыш кырында ятып калган, бүгенге көндә безнең арада булмаганнарның якты истәлегенә баш иябез".

Бөек Ватан сугышы фронтларында башларын салганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Бүген балаларны патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең баш Штабы начальнигы боерыгы белән «Яшь армиячеләр» отряды командиры Аделия Исаева 2 дәрәҗә «Яшь армиячеләр батырлыгы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 

Сугыш елларын узган һәм Җиңү яулаган кешеләр хөрмәтенә корал залпы яңгырады. Чара ахырында яшь армиячеләр мемориалга гирлянда салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International