Баулылар Башкортстанның Туймазы районында узган хәрби-тарихи фестивальдә катнаштылар

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Баулының Пегас” спорт-патриотик клубы хәрби-тарихи реконструкциягә дүрт берәмлек техника: легендар Катюша”, броневик БА-64, зенит установкасы һәм ЗИС-3 дивизион пушкасын алып барды. Фестиваль кунакларында баулылылар техникасы зур кызыксыну уятты.

“Они сражались за Родину” исемле хәрби-тарихи фестиваль Башкортстан Республикасы Туймазы районында үтте. Ул бер аланда Россиянең төрле шәһәрләреннән тарих сөючеләрне җыйды. Татарстанны Баулы «Пегасы» һәм Яр Чаллы реконструкторлар клубы тәкъдим итте.

Бу масштаблы чарага баулылар алып килгән ретротехника балаларда һәм өлкәннәрдә зур кызыксыну уятты, алар йөзләрчә фото ясады.

Реконструкция сценарие 1944 елда Белоруссияне азат итү буенча барган сугышларның берсе нигезендә төзелгән. Анда Туймазы егете, соңыннан Дан орденының тулы кавалеры Хәтмулла Солтанов катнашкан булган.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Туймазы районы башлыгы Айдар Суфиянов, чарада актив катнашулары өчен, “Пегас”" клубы җитәкчесе Азат Арслановка рәхмәт хаты тапшырды.

Фәридә Зыярова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International