Мактаулы гражданин
БИОГРАФИЯ

1924 елның 7 мартында Горький өлкәсенең Кызыл октябрь районы Кече Рыбушкино авылында туган.

Хезмәт эшчәнлеген 1931 елда Горький шәһәрендә хәзерләү конторасында башлый, аннары Мәскәү шәһәренең хәрби склады мөдире, ТАССРның Питрәч район хәрби комиссариаты җитәкчесе булып эшли. Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1950 елдан башлап 25 ел дәвамында Баулы поселок Советының алыштыргысыз рәисе булды.

"Кызыл йолдыз", I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Мәскәү оборонасы өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", Жуков, "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре белән бүләкләнгән.

1980 елда «Баулы эшчеләр бистәсенең мактаулы гражданы» исеменә лаек була.
1993 елның 29 декабрендә вафат булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International