Җирлек турында

Исергәп авылы Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Көньяк яктан авыл Башкортстан Республикасы белән чиктәш. Авылның мәйданы чәчү кырлары һәм авыл хуҗалыгы җирләре белән 606541 гектар тәшкил итә.

 Тау итәгеннән күп санлы чишмәләр бәреп чыккан бу бәрәкәтле җирдә халык күптәннән яши. Исергәп сүзе төрки "Есирка" сүзеннән ясалган. Бөрҗән башкортларында "Исергәп" сүзе ир-ат исеме буларак кулланылган («Башкорт шәҗәрәләре» китабы, 152 бит). милләте буенча башкорт карт үзенең уллары һәм туганнары белән хәзерге Совет урамы (элек урам башкорт урамнары) дигән урынга килеп урнашкан. Халыкта бу урамны бүгенге көндә дә башкорт урамнары дип атыйлар. Болар беренче күчеп килүчеләр була һәм Исергәп авылы исеме шуннан килеп чыккан да. Әлеге урыннар урманнарга, төрле җәнлекләргә бай урыннар булган, елгаларда төрле балыклар йөзгән, туфрак бик уңдырышлы булган.

1751 елда Арча юлының Курса (Хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Югары Курса) авылыннан 15 ир-ат нәселеннән күчеп килгән кешеләр дә шушы урыннарга килеп урнашалар. Халыкта бу урамны Казан урамнары (Казан урамы) дип йөртәләр, урамның исеме бүгенге көндә дә Казан урамы дип атала. Беренче кышны алар кыска вакыт эчендә казылып алынган, эчтән учак ягып җылытылган землянкаларда үткәрәләр. Язын икмәк чәчкәннәр, җәен печән чапканнар, урман кискәннәр һәм йортлар салганнар.

Авылда Казан татарларының Урал буе төркеменең Минзәлә диалектында сөйләшәләр. Җирле халык телендә башкортчылыклар күп. (З) авазының (д) авазына кискен сизелерлек алмашынуы күзәтелә.

1761 елның 17 июнендә Исергәп авылына татар Мансур Тавялов үзенең берничә якын кешесе белән күчеп килә. Ә 1762 елда ук бирегә адмиралтействога беркетелгән Казан һәм Зөя өязләреннән берничә кеше күчеп килә.

Исергәп авылында 1795 елда дәүләт крестьяннары арасында 50 ир-ат, 27 хатын-кыз була.

Крепостнойлык хокукы бетерелгәнче авылда 331 ир-ат була. Крестьяннарның 2350 дисәтинә җире булган.

Революциягә кадәр җирле халык типтәрләр дигән исем йөрткән.

Исергәп авылында үткәрелгән беренче җанисәп буенча, 1795 елда 36 йортта 117 ир – ат һәм 112 хатын-кыз яшәгән. Аларның 143 е үзләрен башкорт дип язып калдырган. Аларда ике дистәләп йорт биләмәсе булган. Тагын 44 читтән килгән башкорт алты йортта яшәгән. 4 кешедән торган бер гаилә типтәрләр булып язылды.

 

Авылда элек-электән 3 җәмгыять булган:

Башкорт җәмгыяте. Бу җәмгыять авылга нигез салучылар була. Биредә халыкның тазарак өлеше яшәгән.

Ясаклы җәмгыять. Монда Казан урамы кешеләре кергән. 1730-40 елларда күп кенә казан татарлары башкорт җирләренә китә (8 гаилә).

Типтәр җәмгыяте. Хәзерге Ленин урамының бер өлеше. Бу урамда халыкның бик ярлы өлеше яшәгән.

Соңгы яңарту: 2025 елның 1 августы, 17:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International