МӨХӘММӘТҖАНОВ
Әклим Касыйм улы
Мактаулы гражданин
БИОГРАФИЯ

РСФСРның атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, СССР Миннефтепромының мактаулы нефтьчесе.

1930 елның 14 февралендә ТАССРның Лениногорск районы Тимяшево авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген сигезьеллык мәктәптә укытучы булып башлаган, аннары оператор, мастер ярдәмчесе, нефть һәм газ чыгару мастеры булып эшләгән. Соңрак «Татнефть» берләшмәсенең нефть промыселы идарәләрендә төрле җаваплы вазыйфалар биләгән. Аерым алганда, «Татнефть» берләшмәсенең нефть-газ чыгару идарәләре, шул исәптән «Баулынефть» идарәсе белән җитәкчелек иткән. Алга таба Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләрен җитәкли, «Татнефть» берләшмәсенең генераль директоры, СССР нефть һәм газ сәнәгате министры урынбасары булып эшли.

Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары кавалеры, СССР дәүләт премиясе лауреаты. «Хезмәт батырлыгы өчен», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, «Татнефть» ААҖ алдындагы күренекле казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән.

2004 елда "Баулы шәһәре мактаулы гражданины" исеме бирелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International