“Картаймасын әле безнең йөрәкләр” - әдәби музыкаль кичә

3 октябрьдә 1 нче номерлы шәһәр китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган “Картаймасын әле безнең йөрәкләр” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәгә кунакка Баулы шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбенең ветеран укытучылары, шәһәр китапханәләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран китапханәчеләр,”Здравушка” клубы әгъзәләре һәм китап укучы апалар чакырылды.

Кичә өч бүлектән торды:

1 бүлек укытучыларга,

2 бүлек китапханәчеләргә,

3 бүлек өлкән буын китап сөючеләргә һәм “Здравушка “ әгъзәләренә багышланды.

Кичә барышында слайдлар күрсәтелеп барылды. Тамашачылар тарафыннан, районыбызның Муса Җәлил исемендәге мәданият йорты каршында эшләп килүче “Чишмә “ халык вокаль ансамбле, баянчы һәм солист З.Муллаянов, солистлар: С.Әхмәтҗанова, И.Валиева, биюче Ф.Айдагулова бик җылы каршы алындылар. Кичә барышында бик күп җылы сүзләр, теләкләр, рәхмәт сүзләре яңгырады. “Нурлы булсын күңел көзләрегез” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

Кичә чәй өстәле артында да дәвам итте. Шагыйрәләр Х.Идиятуллина һәм Л.Фаизова өлкәннәргә, узган гомергә багышлап язган үз шигыйрьләрен укыдылар, бик күп котлау сүзләре яңгырады.

Соңгы яңарту: 2012 елның 5 октябре, 16:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International