Ирләрнең бер өлеше (башкорт сословиесендә торганнары) чиратлашып (биш йорттан атлы ике кеше) ел саен Оренбург линиясендәге төрле крепостьларга хәрби хезмәт үтәргә йөргәннәр. Ясаклы татарлар казнага оклад (салым) түләгәннәр. Авылда бер мәчет бар (РБАДА, 1955 фонд, 1 тасвирлама, 1874 саклау берәмлеге).
Унтугызынчы гасыр уртасына авылда хуҗалыклар һәм халык шактый арта. 1859 елда мондагы 99 хуҗалыкта 415 ир-ат һәм 438 хатын-кыз яши. Бу күрсәткечләр буенча ул төбәктә зур авылларның берсе. Анда элеккечә бер мәчет була (Список населенных мест Российской империи. Т.36. Самарская губерния. -Санкт-Петербург, 1864. - С.34).
Гасыр ахырына (1897 ел) Баулыда хуҗалыклар 274 кә җитә, ягъни 2,8 тапкырга арта. Анда 761 ир-ат һәм 763 хатын-кыз исәпләнә. Авылның 6280 дисәтинә уңайлы һәм 200 дисәтинә уңайлы булмаган җирләре, дүрт су тегермәне һәм мәчете бар. Шул ук исемдәге волость идарәсе монда урнашкан.
Әлеге волость сигез авылдан тора. Аңа Баулыдай тыш Исергәп (354 хуҗалык), Кызыл Яр (342), Татар Томбарлысы (194), Потап-Томбарлысы (170), Васькино-Томбарлы (135), Мирная Дубовка (46) һәм Миңлегол (15 хуҗалык) авыллары керә. Волость чикләрендә дворян Аксаков (1800 дисәтинә), сәүдәгәр Балашов (400 дис) һәм Кирш (400 дис.) хуторлары бар.
1900 елда Бөгелмә өязендә хуҗалыклар санын алу үткәрелә. Өязнең статистика бүлеге хезмәткәрләре һәр авылда булып, хуҗалыкларның социаль-икътисадый торышына кагылышлы төп мәгълүматларны (гаиләдә кешеләр саны, чәчүлек җирләрнең күләме, мал-туар саны һ.б.) махсус карточкаларга теркиләр, соңыннан алар архивка тапшырыла. Ни сәбәпледер, Баулы авылы буенча бу документлар тулы сакланмаган. Шулай да кайбер мәгълүматларга тукталып үтик.
1900 елда Баулыда указлы муллалар булып Сәхабетдин Шәмсетдинов һәм Камалетдин Шәмсетдиновлар тора. Өченче мулланың (Ибәтулла Гобәйдуллин) исә указы юк.
Баулыда дүрт тегермән булуы хакында әйтелгән иде. Аларның берсен Әхмәтхафиз Хәбибов арендага алган. Ул аучы һәм умартачы (50 оя) буларак та билгеле.
Икенче тегермәннең арендаторы - Фәсхетдин Мөхетдинов. Ул сәүдә белән дә шөгыльләнә, авылда аның лавкасы бар.
Хуҗалыгы таза хәллеләрдән санала. Сәүдәгәрнең эш атлары гына алты баш, ә барлык чәчүлекләре, арендага алган басулардагыларын да кертеп, 16,62 дисәтинә тәшкил итә.
Ә менә Хафиз Садыйков өченче тегермән арендаторы гына түгел, эре сәүдәгәр, зур мал-мөлкәт туплаган авыл бае да. Ул бакалея товарлары һәм кызыл мал белән сәүдә итә. Авылда күп кенә кешеләрнең җирләрен арендага алып, зур мәйданда (барлыгы 53,26 дис.) иген игә. Әлбәттә, хуҗалыктагы күпчелек эшләрне өч хезмәтчесе башкара.
Исәп буенча дүртенче тегермәнне Хәлиулла Йомаголов арендага алган. Аның хуҗалыгы зур түгел. Авылдашы Раим Шәмсетдинов исә төбәктә тегермәннәр ремонтлаучы механик, балта остасы буларак киң танылган.
Югарыда Фәсхетдин Мөхетдинов һәм Хафиз Садыйковлар-ның берешәр лавка тотуы хакында әйтелгән иде. Авылда тагын бер бакалея лавкасы бар. Аның хуҗасы - Шәмсулла Исмәгыйлов. Ул хатыны, өч улы һәм өч кызы белән яши. Хуҗалыгы шактый зур. Биш эш аты, өч сыер, башка вак маллар һәм 10 оя умарта тота, 20,44 дисәтинә мәйданда иген игә.
Сәүдәгәрләрнеке кебек эре хуҗалыклар исемлеген тагын дәвам итик. Кәрип Садыйковның чәчүлекләре 25,05 дисәтинә тәшкил итә. Үз иманасы зур булмаганлыктан (4,31 дис), ул 20 дисәтинәдән артыграк басуларны арендага алган. Алты эш аты, дүрт сыер, утыз тугыз сарык һәм башка вак маллар асрый.
Гыймазетдин Җамалетдинов та аренда исәбенә чәчүлекләрен шактый арттырган. Иманасында 13,12 дисәтинә, арендага алган басуларда 8,94 дисәтинә иген игә. Күп мал-туар (биш эш аты, өч сыер һ.б.) асрый.
Хөснулла Исмәгыйловның иген басулары 18,13 дисәтинә мәйданны алып тора. Хуҗалыгында ун ат (җидесе эш аты), биш мөгезле эре терлек (өчесе сыер), утыз бер сарык һәм ун кәҗә бар.
Әхмәтгәрәй Габделганиев хуҗалыгында да игенчелек һәм терлекчелек зур урын тота. Ул 18,98 дисәтинә мәйданда иген игә һәм күп терлек (алты эш аты, дүрт сыер һ.б.) асрый.
Югарыда телгә алынган хуҗалыклар авылда иң эреләрдән санала. Баулыда иң күп иген игүчеләр - алар.
Таза һәм урта хәлле хуҗалыклар (соңгыларының чәчүлекләре 4 дисәтинәдән 10 дисәтинәгә кадәр) базар белән аеруча тыгыз бәйләнгән. Аларның күпчелеге үзләреннән арткан икмәкне һәм мал-туарны сатарга алып чыгалар, байыйлар. Капиталистик Россиядә авыл хуҗалыгы продуктларына кытлык булмауны менә шушы ике катлауның эшчәнлеге, тырышлыгы белән аңлатырга кирәктер.
Авылдагы өченче, ярлы катлау (чәчүлекләре 4 дисәтинәгә кадәр) базар белән аз бәйләнгән. Аларның җитештергәне гаиләне туйдырырга көчкә җитеп бара. Еш кына алпавыт һәм кулак хуҗалыкларына төрле эшләргә ялланалар.
Иң түбән катлау - авыл пролетарийлары. Аларның чәчүлекләре бик аз (0,15 дис. кадәр) яисә бөтенләй юк. Болар күп вакытларын көнлекчелеккә йөриләр яисә батраклыкка ялланалар.
Баулыда халыкның игенчелек һәм терлекчелектән тыш та шөгыльләре күп булу күзгә ташлана. Беренче чиратта ат сәүдәгәрләрен күрсәтеп үтик. Алар берничә кеше: Шаһидулла Галиуллин, Фәхретдин Вахитов, Кәлимулла Якупов, Баһаутдин Вахитов, Әхмәтгәрәй Мортазин һәм Асылгәрәй Мортазин. Ат сәүдәгәрләре Бөгелмә һәм Бәләбәй өязе ярминкәләренә чыга торган булганнар.
Авылда ике кешенең (Ганиулла Хәкимов, Котлыәхмәт Вәлиәхмәтов) тары-борай яргычлары бар. Өч дистәгә якын хуҗалык умарта тота. Вәли Шәрипов һәм Әхмәтхафиз Хәбибов аучылык белән шөгыльләнәләр.
Билгеле дәрәҗәдә һөнәрчелек тә үсеш ала. Агач эше осталарын алыйк. Бу төркем үз эченә балта осталарын (Лотфулла Миңнуллин, Арыслангәрәй Рәйханов, Хәбибулла Галиев, Хәлиулла Гайнуллин һ.б.) һәм тәгәрмәчләр ясаучыны (Әфләтүн Фәхретдинов) ала.
Башка төр һөнәр ияләре дә күп. Алар арасында тимерче (Шаһимәрдән Вилданов), мич чыгаручы (Гатиятулла Габидуллин), итекче (Җәләлетдин Гарипов), киез итек басучы (Сәлахетдин Җәләлетдинов), тегүчеләр (Зиннәтулла Габидуллин, Баһаутдин Гыйлаҗетдинов) һәм чабатачылар (Баһаутдин Гарипов, Камалетдин Гарипов) бар (ТҮДА, 993 фонд, 1 тасв., 122 сакл. бер.).
Беренче бөтендөнья сугышы алды елларында Баулы -төбәктә зур авылларның берсе. 1910 елда анда 353 хуҗалык, 1057 ир-ат һәм 963 хатын-кыз исәпләнә.
Авылда ике мәчет һәм дүрт су тегермәне бар. Баулы янында М.А.Бутлеров хуторы һәм кирпеч заводы урнашкан (Список населенных мест Самарской губернии. - Самара, 1910. - С.99).
Беренче бөтендөнья сугышы Баулының социаль-икътисадый үсешенә гаять тискәре йогынты ясый. Бик күп ир-ат сугышка алына, анда яралана һәм һәлак була. Хуҗалыкларда мал-туар һәм чәчүлекләр кими. Алар арасында кайберләре бөлгенлеккә төшә.
1917 Һәм аннан соңгы еллар авыл тормышына зур үзгәрешләр алып киләчәк. Баулының совет чоры язмабыз башында телгә алынган авторларның китабында киң яктыртылган. Шуңа күрә бу чорны тасвирлау максат итеп куелмады.
Чыганак: Кәримов Таһир. Баулы авыл тарихыннан=Из истории Бавлов // Баллы елга буенда-На медовой реке.- Казань, 1996. - 17-28 б.