2015 елның 21 март көнне Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының кече залында шаяннар һәм тапкырлар клубының финал уены узачак.
Үткән атнада ашыгыч, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бригадасы чакыру буенча 257 тапкыр чыктылар, шуның 255 очрагында ярдәм күрсәтелгән.
12нче марттан 14нче мартка кадәр Минзәлә шәһәрендә йөзү буенча X укучылар Спартакиадасы узды.
Пәнҗешәмбе көнне Баулыда Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгаз белән чыгыш ясыячак.
16-27 март көннәрендә татарстанлылар тәүлек буена наркотикларның законсыз әйләнеше турында мәгълүматне хәбәр итә алачаклар.
Бүген, 14 март көнне, изгелек атналыгы кысаларында 5нче санлы Баулы мәктәбенең ирекчеләр хәрәкәте активистлары 3Б сыйныф өчен изгелек дәресе үткәрделәр. Чараның максаты – кечкенә вакыттан дөрес юлга бастыру.
Казан шәһәрендәге “Адмирал” сәүдә үзәгендә булган янгында һәлак булганнарга багышланган матам аркасында Баулыда авыл сәнгать үзешчәннәрнең гала-концерты 18 март көннең 18:00 сәгатенә күчерелде.