Бүген һәм иртәгә 6нчы мәктәп нигезендә “XXI гасырда укытуны камилләштерү: креатив уйлау” программасын кертү буенча укытучылар өчен коучинг уза.
Сыйныф җитәкчесе Айгөл Назарова тырышлыгы ярдәмендә 5нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган экскурсия оештырылды.
15 октябрь көнне балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау эше буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
14 октябрь көнне “Каенкай” реабилитация үзәгендә "Җырлар канатында гөрләшик" концерты оештырылды.
“Бәйлелеккә каршы хобби” акциясе кысаларында 15 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә “Минем шөгыйльләр дөньясы” чарасы узды. Анда зарарлы гадәтләрне кызыклы хоббиларга алыштырырга тәкъдим ителде.
1нче санлы спорт мәктәбендә рус бильярды буенча иптәшләрчә очрашу узды. Уен Баулы һәм Тоймазы районнарының ветераннары арасында булды.
Баулы РЭС мәгълүмате буенча 20 октябрь көнне сәгать 9:00-17:00 Баулының кайбер йортларында электроэнергияне сүндерү чарасы узачак.
15 октябрь көнне “Ак калфак” татар хатын-кызларының район иҗтимагый оешма советы утырышы узды.