20 ноябрь көнне сәгать 14:00-17:00 «Милосердие» үзәгендә Баулы районының белгечләре катнашында гражданнарны кабул итү чарасы узачак. Бушлай юридик ярдәм ятим балаларга, ата-ана тәрбиясеннән калган һәм тәрбиягә бала алырга ниятләгән гражданнарга күрсәтеләчәк. Үзәкнең адресы – Баулы шәһәре, Энгельс урамы, 44нче йорт.
Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, кадерле ветераннар! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!
Иртәгә, 10 ноябрь көнне электр тапшыру линиясе янында үсүче иске агачларны кисү сәбәпле Баулының үзәк өлешендә сәгать 10:00-15:00 ут булмыячак.
11 ноябрь көнне сәгать 15:00 Үзәк китапханәдә чуваш язучысы, шагыйре һәм безнең якташыбыз Алексей Андриянович Афанасьев истәлегенә багышланган кичә оештырылачак. Рәхим итегез!
Үткән атнада ашыгыч, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бригадасы чакыру буенча 629 тапкыр чыктылар, шуның 629 очрагында ярдәм күрсәтелгән.