8 - нче октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсендә Л.Н.Толстой иҗатына багышланган квест - уен үткәрелде.
12 октябрь көнне Үзәк китапханәдә милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге хезмәткәрләре "нәсыйхәт" клубының аграр көллиятнең беренче курс студентлары белән чираттагы дәресе, "ничек матур яшәргә" дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрделәр.
ЮТҺ 2018 елның 14 октябрендә 20.00 сәгатьтән соң Совет урамында 23нче йорт янында булды. Автомобиль йөртүче 1955 елда туган хатын-кызга бәрдергән арада ашыгыч ярдәм килгәнче үлә.
Ярминкә шимбә көнне, 13 октябрьдә 8.00 сәгатьтә Баулы шәһәре, Промышленная урамы, 14а йорт адресы буенча урнашкан Агропаркта узачак.
Баулы шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе 2018 елның 14 октябрендә картинг буенча ачык ярышлар үткәрү белән бәйле рәвештә транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча туктату турындагы боерыкка кул куйды. Бу көнне 7.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Гоголь урамы буенча транспорт хәрәкәте туктатылачак (схеманы карагыз).
Ярышлар беренче тапкыр Баулы шәһәренең үзәк урамнарының берсендә узачак.
5 октябрь көнне Потап-Тумбарлы авыл китапханәсендә Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган авыл мәктәбе укучылары өчен "кыргый, өйдәгеләр-барысы да төрле" дип исемләнгән мәгълүмати-танып-белү сәгате үткәрелде.
Айнык булмаган хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләрне ЮХИДИ хезмәткәрләре әледән-әле ачыклап тора.